Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә һәрвакыт беренче!”

Районга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килеп, азык әзерләү техникасы әзерлеген тикшерделәр.

Техниканы мондый кабул итүләр ел саен уза һәм безнең район хуҗалыклары бу өлкәдә ел да алдынгылар сафында. "Тикшерү барышында барлык төр азык әзерләү техникасының сезонга әзерлеген һәм хезмәт таләпләрен саклауны, траншея, автоүлчәүләрнең халәтен тикшерәләр", - дип таныштырды районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов. Ә техникага килсәк, районда 14 МакДон, 11 Ягуар, 3 Дон-680 һәм 2 КВК-800 бар. Соңгысы "Шахтер" һәм "Таң" хуҗалыкларында теркәлгән, данлыклы Ягуарның Беларус варианты ул. Районның "Гостехнадзор" җитәкчесе Рафил Сабиров сүзләренә караганда, барысы да дәүләт теркәве узган, документлары тәртиптә. Басуга чыкканчы берничәсен "аптечка", "огнетушитель" белән комплектлаштырып бетерәсе бар икән үзе. "Шушы көннәрдә тулысынча әзер булачаклар", - дип ышандырды.

- Гадәттә ел саен диярлек 3 районда - Әтнә, Саба һәм Теләче хуҗалыкларында булам. Узган елгылардан чыгып әйтә алам - Әтнә һәрвакыт беренче! Биредә җитештерү культурасы югарырак. Бу исә, чәчүлек җирләрнең, чәчү һәм җыю техникаларының халәте, шул ук вакытта амбарның, амбар техникасының торышы һәм аларда эшләү шартлары белән билгеләнә. Бу яктан Әтнә районына ерак әле, - диде министрлыкның терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергоресурслар секторы мөдире Илнар Габбасов.

Ул да, министрлыкның үсемлекчелек тармагы үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Фәргать Зиннәтов та бу тикшерү барышында техника ремонты сыйфатына игътибар зур булачагын билгеләделәр. Бәхәссез факт, ел үзенчәлекле килү сәбәпле, алда торган бурыч шактый катлаулы. Үлән чабарга тиз чыгып, тиз төгәлләргә кирәк булачак. Шул вакытта гына икенче укостан яхшы уңышка өмет итеп була. Алдагы елларны искә алыйк: бу көнгә беренче укосны тәмамлап, Сабантуй уздырып йөри идек инде...

Тикшерү "Ленин" хуҗалыгыннан башланды. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин үзе каршы алды. Министрлык вәкилләре һәр техниканы энә күзеннән үткәрделәр. "Шахтер"да да терлек азыгы әзерләүче техника белән хуҗалык җитәкчесе Айназ Хәкимов таныштырды. Биредә икеләтә авырга туры киләчәк. Хуҗалык күрше Арча районы Мәрҗани хуҗалыгының бер өлешен үз канаты астына алды.

Күргәннәрдән чыгып, министрлык вәкилләреннән бездәге әзерлекне бәяләүләрен сорадым.

- Әлегә "5"лек дияргә була: техника да, тракторчылар да тулы әзерлектә, ә соңгы бәяне башка хуҗалыкларны да тикшереп чыккач бирербез, - диделәр.

... Ахыр чиктә, комиссия куйган бәяләр билгеле булды: I урынны - "Ленин", II урынны "Күшәр" хуҗалыклары яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев