Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бәйгегә йомгак ясадылар

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында үткәрелгән "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды.

Әтнә районыннан әлеге тантанага Күңгәр, Күәм, Күшәр һәм Яңа Шашы мәктәпләреннән 6 укучы чакырылды. Яңа Шашы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Корбанов Рәзил "Яшь шагыйрь номинациясе"ндә бәйгенең лауреаты буларак, диплом белән бүләкләнде. Укучыларның иҗаты махсус әдәби альманахта тупланып басылып чыкты. Бу хакта Яңа Шашы урта мәктәбеннән хәбәр итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев