Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә депутаттан сорадылар

Олы Әтнәнең Үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауль Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллин кабул итте. Сораулар белән килүчеләр күп булмасалар да, төпле, нигезле гозер белән килүчеләр шактый иде. Әйтик, авыл җирлеге вәкилен дәүләтнең социаль программалары киләчәге кызыксындыра. "Кризиска карамастан, халыкка ярдәм программалары туктамый. Бу Президентыбызның вәгъдәсе", - дип җавап бирде....

Олы Әтнәнең Үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауль Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллин кабул итте. Сораулар белән килүчеләр күп булмасалар да, төпле, нигезле гозер белән килүчеләр шактый иде. Әйтик, авыл җирлеге вәкилен дәүләтнең социаль программалары киләчәге кызыксындыра. "Кризиска карамастан, халыкка ярдәм программалары туктамый. Бу Президентыбызның вәгъдәсе", - дип җавап бирде. Китапханә вәкилен китапларны яңарту зарурилыгы борчый. "Бик җитди проблема күтәрәсез. Тиешле комиссиядә бу хакта сөйләшербез", - диде олы кунак. Тагын бер авыл җирлеге вәкиленең үтенече төзелеп ятучы "Җиңү аллеясы"на кагылышлы иде. "Бик кирәкле проект. Мин дә акчалата булышам, өлешем керсен", - диде депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев