Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә гаиләләр очраша

"Мәңге дөрлә һәм җылыт син гаилә учагы"-дигән исем белән Түбән Көек мәктәбендә (18.03.2016 көнне)технология укытучысы Зарипова Рүзия һәм инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан тарафыннан очрашу үткәрелде. Очрашып бер утырулар, Гомернең бизәкләре. Хушлашу мизгелләре, Өзәдер үзәкләрне. Очрашуда Әйшияз авылыннан Нуриевлар гаиләсе катнашып"Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе"-дигән мактау кәгазенә, Югары Көек авылыннан Сәмигуллиннар...

"Мәңге дөрлә һәм җылыт син гаилә учагы"-дигән исем белән Түбән Көек мәктәбендә (18.03.2016 көнне)технология укытучысы Зарипова Рүзия һәм инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан тарафыннан очрашу үткәрелде.

Очрашып бер утырулар,

Гомернең бизәкләре.

Хушлашу мизгелләре,

Өзәдер үзәкләрне.

Очрашуда Әйшияз авылыннан Нуриевлар гаиләсе катнашып"Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе"-дигән мактау кәгазенә, Югары Көек авылыннан Сәмигуллиннар гаиләсе катнашып"Тырыш, бердәм гаилә"-дигән мактау кәгазенә, Түбән Көек авылыннан Галиахметова Гөлшат, Аскарова Филсинә, Закирова Гөлназ, Заһидуллина Рузалия катнашып "Бердәм гаилә" исемендәге мактау кәгазенә лаек булдылар.Үзләренең тормышлары, яшәешләре һәм дә нинди һөнәр башкарулары турында бик матур итеп сөйләделәр. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә төрле уеннарда катнашып көч сынаштылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде дигән теләкләр белән таралыштык.

Йөрәкләрдә яшәү дәрте,

Яшәү гөле сулмасын.

Җырлашып бер, утырулар,

Тик соңгысы булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев