Әтнәдә медицина хезмәте сыйфатлымы?
"Ашыгыч ярдәм" ашыкмый, табибларын әйтәсе дә юк. Юньләп караучы калмады..." - шулай сөйләшәбез.
Сәламәтлек турында уйларга вакыт юк, уйласаң да акча ягы кысан. Аптекалардагы дару бәяләре дә якын килә торган түгел. Табибларга барган очракта да, юллар кабат шунда илтеп, кесәне капшата. "Уф"ны да әйтәсең, "Ах"ны да. Җиде бабаңны искә алып...