Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сыерчыклар да 70 еллыкны каршылый

Ялган түгел, чын, Әтнәдә сыерчыклар да 70 еллыкны каршылый! Ни булмаса сездән чыга инде димәгез, мондый оя турында уйларга безнең башка да килмәс иде, ә менә Ары авылында яшәүче хәбәрчебез Фидаил Кадимов сыерчык оясы ясап социаль челтәрдә бөтен республиканы шаккатырды. "Оя күргәннәре булмаганмы әллә?" - дияргә ашыкмагыз! Күргән бар, ә...

Ялган түгел, чын, Әтнәдә сыерчыклар да 70 еллыкны каршылый!

Ни булмаса сездән чыга инде димәгез, мондый оя турында уйларга безнең башка да килмәс иде, ә менә Ары авылында яшәүче хәбәрчебез Фидаил Кадимов сыерчык оясы ясап социаль челтәрдә бөтен республиканы шаккатырды. "Оя күргәннәре булмаганмы әллә?" - дияргә ашыкмагыз! Күргән бар, ә менә ояның бер як стенасына "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" дип язылганын сезнең дә күргәнегез юктыр. - Бөек Җиңү бәйрәменнән соң илебезгә 69 тапкыр сыерчыклар килеп киткәннәр, бу хәвефне алар да күргәннәр. Эш юктан ясамадым бу ояны, яшь буында азрак патриотик хис тәрбияләнмәсме икән, дип уйладым. Сыерчыклар килер микән, дип шикләнгән идем башта, икенче көнне үк оямны үз иттеләр, сайрап та карыйлар, рәхмәт әйтүләредер инде- ди уйлап табучы үзе.

Фотода - Фидаил Кадимов ясаган оя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев