Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тагын кайгы: 31 яшьлек егет вафат

Көн тудымы, яңа хәбәр, кызганыч, шатлыклы түгел; яшь гомерләр өзелә, бер нишләп булмый, язмыштан узмыш юктыр, тәкъдир шулайдыр, күрәсең. Үз теләге белән армиягә китеп бер ел хезмәт иткән, армия хезмәте тәмамлангач, контракт хезмәтендә калган акыллы, тәртипле, үз фикере булган, мөстәкыйльлеккә кече яшьтән өйрәнгән, кешелекле, кечелекле Күңгәр авылы егете Алмаз Гаяз...

Көн тудымы, яңа хәбәр, кызганыч, шатлыклы түгел; яшь гомерләр өзелә, бер нишләп булмый, язмыштан узмыш юктыр, тәкъдир шулайдыр, күрәсең.

Үз теләге белән армиягә китеп бер ел хезмәт иткән, армия хезмәте тәмамлангач, контракт хезмәтендә калган акыллы, тәртипле, үз фикере булган, мөстәкыйльлеккә кече яшьтән өйрәнгән, кешелекле, кечелекле Күңгәр авылы егете Алмаз Гаяз улы Нәҗиповның гомере дә көтмәгәндә юл һәлакәтендә өзелде.

- Күрәчәктер, шулай булмаса, ике ел "плавание"дә булды, кайнар нокталарда булып, ут эченнән исән чыккан егетнең гомере юл һәлакәтендә өзелмәс иде... Ышана торган түгел, суда батмады, уттан исән чыкты, машина аласы килде. Алды менә... кем уйлаган хезмәт итәргә киткән җирдән автобуска бәрелеп гомере өзелер дип... - ди Алмазның әтисе Гаяз Нәҗипов авыр сулап. - Армиягә бик барасы килде. Киткәнче Казанда эшләде, сварщик белемен алды. Эшкә урнашты. Акчасы да начар түгел иде. Юк, "Армиягә китәм, - диде.- Барам. Үләр өчен армиягә барасы юк, ишек алдында кыйнап чыгып китәләр күрәчәгең булса. Мин - армия кешесе..." дип, 2014 елда китте... Каршы килмәдем, максат итеп куйган икән барасы билгеле. Нык характерлы иде, үз сүзен итә белде. Кешелеклелеге, йомшаклыгы да бар иде. Мин ике улымны да кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстердем. Ашаганда елап утыра торганнардан түгел алар... Казанга да мәктәптә укыганда ук үзләрен генә чыгарып җибәрә идем, барып табып, сөйләшеп йөреп кайталар иде. Алмаз кебек энесе Илдус та үзе теләп, армиядә хезмэт итте. Барам барыбер, диде анысы да. Кайтты. Абыйсының документлары артыннан да энесе йөри... Үзем дә хезмәт иткән кеше мин, резевта. Аңлыйм барын да... тик бала... әнисе больницада... нихәл итәсең... ".

Гаяз абый әзерләнгән ләхет такталарына карап тынсыз калды. Ныклыгы бар... Кайгы уртаклашырга килгән хәрби комиссар Алмаз Борһановның киңәшләрен дә сабыр гына тыңлады ул. Эчтән сызган ике ирнең тыныч булырга тырышып аралашулары бәгырьне телде...

Алмазның җәсәден бүген кич көтәләр. Хәрби егет белән хушлашу иртәгә булыр дип көтелә.

Әлеге һәлакәт турында "ДТП в Самаре" сайты менә ниләр яза:

Новости онлайн

На трассе под Самарой водитель ВАЗ-2112 врезался в пассажирский автобус и погиб В Нефтегорском районе полицейские устанавливают обстоятельства ДТП с участием пассажирского автобуса и ВАЗ-2112. Авария произошла в 13:40 в субботу, 15 июля, на 72-м километре дороги «Подъезд к Оренбургу от М-5 «Урал»». По данным ГИБДД, водитель вазовский «двенадцатой» двигался со стороны Самары в направлении Нефтегорска и по неустановленной причине выехал на полосу, предназначенную для встречного движения. Там он лоб в лоб столкнулся с пассажирским автобусом. Машина оказалась поперёк встречной полосы

Оригинал материала: http://63.ru/text/newsline/321070255382528.html - От полученных травм водитель легковушки скончался, - сообщили в ГУ МВД России по Самарской области. - Водитель и пассажиры автобуса в аварии не пострадали. Сейчас полицейские устанавливают личность погибшего.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев