Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге “Муллык” халыкны сыйлады

ИП «Хәкимуллина»ның "Муллык" кибетендә үзебездә җитештерелгән ашамлыкларга күргәзмә-презентация үткәрделәр.

Аның кысаларында кибеткә килгән һәркемгә "Муллык"ның пешерү цехында җитештерелгән ризыкларны авыз итеп, кайнар чәй эчү мөмкинлеге бирелде.

- Әлеге чараны Арчадагы кулланучылар хокукын яклау хезмәткәрләре белән берлектә оештырдык, - дип аңлатты "Муллык" хуҗаларының берсе Фәнил Хәкимуллин.

Дәүләталкогольинспекция хезмәткәрләре белән дә аралаштым.

- Беренче чиратта халыкны, кулланучыларны үз эшчәнлегебез белән таныштыру һәм әлбәттә, якынлашып килүче кулланучылар хокукын яклау көне уңаеннан менә шундый чара уздырырга булдык, - диделәр.

"Кибет - кулланучы" мөнәсәбәтләре һәр көнне һәм һәр җирдә диярлек кулланыла. Мәшхүр Тукай әйтмешли: "Кемдер - алдап, кемдер алданырга" да мөмкин. Менә шундый хәл килеп чыкмасын өчен, Дәүләталкогольинспекция оешмасының бу өлкәдә һәрдаим халык мәнфәгатьләре сагында булуы кирәк. Хәер, оешма хезмәткәрләренә рәхмәттән башка әйтер сүз дә юк: үз вазифаларын тиешенчә башкаралар. Халыкка таратылган махсус брошюра һәм махсус нәшер ителүче газетаны гына искә алу да җитәр иде. Ә алар халык белән күпме очрашулар уздыралар, аңлату эшләре алып баралар. Кабат "Муллык" кибетенә әйләнеп кайтыйк. Бу көнне кибеткә килүчеләр, төрле товарны сатып алучылар күп булды. Бернәрсә алмыйча, кибет эшли башлау уңаеннан гади генә котлап чыгучылар да бар иде. Ә Кулланучылар хокукын яклаучы хезмәткәрләр һәрберсенә газета-буклетлар өләшергә өлгерделәр.

Бу акция турында әйткәч, бер танышым: "Әй, нәрсә булсын инде анда! Өчпочмак ашап, чәй эчерткәннәрдер", - дип куйды. Киресенчә, өчпочмак юк иде анда. Аның каравы гөбәдия, эремчекле ватрушка, сметанник, кәбестә, күрәгә, алма, кара җимеш, балан пирогы, "Кара күз", кәбестәле шафраннан авыз итәргә була иде. Килүчеләр арасыннан: "Көн саен оештырсалар икән, төшке ашка монда гына киләр идем", - дип шаяртучылар да булды.

- Максатыбыз - халыкка хезмәт итү. Артык зур бәһа артыннан кумыйбыз. Иң мөһиме - халык күңеленә хуш килсен, - диде Фәнил Хәкимуллин.

Озын гомерле булсын, дип, бу теләкләргә кушылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев