Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне МЧС кисәтә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча министры Рафис Хәбибуллин имзасы астында һава торышы буенча оператив фараз килеп иреште.

Иртәгә бөтен Татарстан буенча төньяк-көнбатыштан исүче җилнең көчәюе, күк күкрәү көтелә. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез кыска вакытлы яңгыр явачак дип кисәтә МЧС. Шул ук вакытта автотранспорт һәм авиаочышлар белән бәйле кыенлыклар туарга мөмкин. Шулай ук элемтә һәм электр чыбыклары, түбә һәм җиңел төзелеш конструкцияләре, реклама щитлары җимерелү куркынычын да уртача дип бәяләргә мөмкин.

Халык күп җыела торган чараларда террорчылык акты куркынычыннан сак булырга кирәк. Моннан тыш, янгын һәм төрле җимерелүләрдән саклану йөзеннән, мондый куркынычлар булган объектларны карап, тикшереп чыгу зыянлы булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев