Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Альбертын Чаллылар зурлады

Альберт Салиховны белмәгән, ишетмәгән, яратып тыңламаган кеше юктыр. Күпләр аны -"Чаллыныкы", дип сөйлиләр, ә без әтнәләр "Безнеке! Вәт җырлый бу егет, безнеке шул!" дип куанабыз. Элемтәдә торабыз, сөйләшәбез. Азрак кирерәк, үҗәтрәк, үзсүзлерәк бу җырчы белән аралашу өчен дә үзенә күрә бер талант кирәк. Чөнки аның үз иманы, үз юлы, үз...

Альберт Салиховны белмәгән, ишетмәгән, яратып тыңламаган кеше юктыр. Күпләр аны -"Чаллыныкы", дип сөйлиләр, ә без әтнәләр "Безнеке! Вәт җырлый бу егет, безнеке шул!" дип куанабыз. Элемтәдә торабыз, сөйләшәбез. Азрак кирерәк, үҗәтрәк, үзсүзлерәк бу җырчы белән аралашу өчен дә үзенә күрә бер талант кирәк. Чөнки аның үз иманы, үз юлы, үз җыры! Хаклы булуын исбат итә белә, хаксыз икәнен дә кабул итә. Билгеле, хаклы икәнеңне исбат итә белсән, әлбәттә!

Акыллы, тырыш, кешелекле... Ә моңы! Кызыл Утар авылы егетен тыңлап туеп булмый, гастрольләрдән кайтып керми. Альберт Зөфәр улының тырышлыгына Чаллы шәһәре җитәкчелеге дә битараф калмаган. Шәһәрнең мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткәне һәм тырыш хезмәте өчен артист-вокалист якташыбызга Рәхмәтен белдергән.

Әлеге тану, танылу белән Альбертны без, әтнәләр дә ихлас котлыйбыз. Алда тагын да югарырак үрләр көтсен, бүләк бүләккә ялгансын! Унышлар сиңа, Альберт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев