Әтнәнең Альбертын Чаллылар зурлады
Альберт Салиховны белмәгән, ишетмәгән, яратып тыңламаган кеше юктыр. Күпләр аны -"Чаллыныкы", дип сөйлиләр, ә без әтнәләр "Безнеке! Вәт җырлый бу егет, безнеке шул!" дип куанабыз. Элемтәдә торабыз, сөйләшәбез. Азрак кирерәк, үҗәтрәк, үзсүзлерәк бу җырчы белән аралашу өчен дә үзенә күрә бер талант кирәк. Чөнки аның үз иманы, үз юлы, үз...