Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең изге күңелле кешеләре

Өлкән хәбәрчебез яза Онытылмый торган яхшылык Ябынчы авылында яшәп ятучы бер дус апаемның хәлен белеп кайтырга дип юлга чыктым, барам, барам, машиналар узып китә, «әйдә, апай, утыр», дип әйтүче юк. Җәйге көн җәяү баруы бигрәк тә рәхәт иде. Уйламаганда арттан килгән бер машина алдыма ук чыгып туктады. Исәнләшкәч, «Кая барасыз?»...

Өлкән хәбәрчебез яза

Онытылмый торган яхшылык

Ябынчы авылында яшәп ятучы бер дус апаемның хәлен белеп кайтырга дип юлга чыктым, барам, барам, машиналар узып китә, "әйдә, апай, утыр", дип әйтүче юк. Җәйге көн җәяү баруы бигрәк тә рәхәт иде. Уйламаганда арттан килгән бер машина алдыма ук чыгып туктады. Исәнләшкәч, "Кая барасыз?" - дип сорады. "Күп калмады инде, Ябынчыга гына", дисәм дә утыртты. Бик ачык чырайлы, бер-беребезнең тормышын сораашып, сөйләшеп бардык. Бу мәрхәмәтле егет Иске Ашыт авылында туып үскән Әхмәтханов Наил булып чыкты. Мин хәбәрче булгач, туктап кала алмадым, эш урыны белән дә кызыксындым. Ул читенсенмичә үз тормышын сөйләп китте: авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, мәктәптә укыткан, яратып эшләгән, һәвәскәр артист та, биюче-җырчы да, баян белән дә азрак дуслыгы бар икән. Рәсем дә ясый, фотога төшерергә ярата. Тормыш-көнкүрештә дә кулы һөнәр белә, пыяла куючы, кыскасы, бар эшне дә булдыручы, гаиләсендә бәхетле, алма кебек хатыны, үзенә охшаган малае үсеп килә. Рәхмәт укып төшеп калдым, соңыннан белдем, "Шәфкатьле кеше ул, мәктәп директоры, колхоз рәисе, техникум директоры да булып та эшләде", дип аңлаттылар. Кем белән генә сөйләшсәм дә, мактау сүзләре генә ишеттем.

Күпме вакыт узса да, Наилнең йөзе, елмаюы күз алдымда, эшләгән яхшылыгы да онытылмый. Мин аңа сәламәтлек телим. Кешеләргә эшләгән яхшылыклары аңа игелек булып кайтып, авыр вакытында көч бирсен. Көн саен шулай дип, Ходайдан сорап дога кылам. Кабул булсын иде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев