Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибарлы булыгыз - “Тоннель” операциясе уза

Ул район юлларында чәршәмбе көнне үтә дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов. Узган атна барышында исә барлыгы 43 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында баласын махсус креслога утыртмаган, штрафын вакытында түләмәгән, машинасын учетка куймаган - берәр йөртүче, кие­мендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган - өч...

Ул район юлларында чәршәмбе көнне үтә дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов.

Узган атна барышында исә барлыгы 43 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында баласын махсус креслога утыртмаган, штрафын вакытында түләмәгән, машинасын учетка куймаган - берәр йөртүче, кие­мендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган - өч җәяүле, техник яктан төзексез машинада йөргән - ике, куркынычсызлык каешын такмаган - өч, юл билгесе кагыйдәсен бозган - биш, страховкасыз - биш, каршы як полосага чык­кан - ике, документларын өйдә оныткан - ике, номерлары укылмаган унбер йөртүчегә протоколлар төзелгән. Тиешледән күбрәк пассажирлар утырткан бер йөртүчегә - 1 мең сум, дәүләт номерлары булмаган машинаны йөртүче - 5 мең сум, йөртү хокукы булмаган килеш машина белән идарә итүчегә 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Юл һәлакәте урынын ташлап киткән - бер, медицина тикшерүен кире каккан бер йөртүче дә җавапка тартылачак. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Тагын берсендә тән җәрәхәте алучы бар. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу, штрафларны вакытында түләү һәм аларны белү өчен электрон рассылка алу кирәклеге турында да онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев