27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында X «Театраль сабантуй - 2017» уздырыла.
Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә.
«Театраль сабантуй» Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.
«Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә инде, милли көрәш. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә Батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк - автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы.
Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә, ди проектны оештыручылар.
Шунысын әйтергә кирәк, быелгы театраль сабантуйның ачылышы һәм алып баруы безнең Әтнә дәүләт драма театры коллективына йөкләнгән. Бүгенге көндә шуҗа әзерлек бара.
Нет комментариев