Яңа Әтнә җәйгә сулы булачак
Җәмгыять

Яңа Әтнә җәйгә сулы булачак

Исегездә булса, Яңа Әтнә авылына дәүләтнең «Чис­та су» программасы буенча су кертеләчәген хәбәр иткән идек. Ул көннән башлап байтак эш башкарылды. Күптән түгел генә 50 кубометр сыешлы су башнясы торгызылды, авыл урамнарына 1 км 600 метр озынлыктагы суүткәргеч сузылды. Санитар саклау зонасы эшләнеп, чәнечкеле тимер чыбыклы 60х70ле койма белән әйләндереп...

Исегездә булса, Яңа Әтнә авылына дәүләтнең «Чис­та су» программасы буенча су кертеләчәген хәбәр иткән идек. Ул көннән башлап байтак эш башкарылды. Күптән түгел генә 50 кубометр сыешлы су башнясы торгызылды, авыл урамнарына 1 км 600 метр озынлыктагы суүткәргеч сузылды. Санитар саклау зонасы эшләнеп, чәнечкеле тимер чыбыклы 60х70ле койма белән әйләндереп алынды. Җәй айларына авыл сулы булыр дип ышандыралар җитәкчеләр.


Нет комментариев