Ямашев проспектында автобус катнашындагы авариядән соң 13 кеше хастаханәгә озатылган
Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм бригадалары 7нче шәһәр хастаханәсенә китерүен дәвам итә.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Ямашев һәм Ибраһимов проспектлары чатында автобус катнашындагы авариядән соң 13 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе матбугат сәркатибе.
Ул ачыклык керткәнчә, пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең төгәл саны әлегә билгеле түгел, чөнки кешеләрне хастаханәгә китерүне дәвам итәләр.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы пассажир автобусының «Оргсинтез» бассейны янында баганага килеп бәрелүе хакында хәбәр иткән иде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154621/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев