Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йод җитмәсә...

Кеше үзенең сәламәтлеген кайгыртып, организмын микронутриентлар белән тәэмин итү турында да уйларга тиеш. Микронутриентлар - ризыкта бик аз күләмдә була торган алыштыргысыз матдәләр (витаминнар, микроэлементлар, минераль матдәләр). Кеше организмы аларны эшләп чыгармый, әзер хәлдә ризыктан ала. Ризыкларда болай да аз булган микронутриентларның җитмәве мат­дәләр алмашы бозылуга һәм хроник авыруларга -...

Кеше үзенең сәламәтлеген кайгыртып, организмын микронутриентлар белән тәэмин итү турында да уйларга тиеш.

Микронутриентлар - ризыкта бик аз күләмдә була торган алыштыргысыз матдәләр (витаминнар, микроэлементлар, минераль матдәләр).

Кеше организмы аларны эшләп чыгармый, әзер хәлдә ризыктан ала. Ризыкларда болай да аз булган микронутриентларның җитмәве мат­дәләр алмашы бозылуга һәм хроник авыруларга - бер сәбәп. Балачакта физик һәм акыл үсешенә тискәре йогынты ясый. Микронутриентлар җитми икән, балаларның танып белү функциясе акрын формалаша. Аларның нормаль нерв-психик үсеше өчен организмнары В1, В6, А, С витаминнарына, фоли кислотасына, тимер, йод, шулай ук лецитинга дефицит кичермәве мөһим. Әйтик, ризык белән организмга тиешле микъдарда йод керми икән, әлеге микроэлемент җит­мәүгә бәйле авырулар башланырга мөм­кин. Татарстан туфрагында, суда, һа­ва­да йод җи­тешмәгән төбәкләрдән саналуы сәбәпле, республикада яшәүчеләрнең андый чирләргә бирешү ихтималы зур. Йод калкансыман биз гормоннары составында бар һәм ул организмдагы байтак кына физиологик процессларда катнаша. Әйтик, баш миенең тиешенчә формалашуы һәм эшчәнлеге, акыл үсеше, калкансыман биз эшчәнлеге, баланың нормаль үсеше һәм җитлегүе, кешенең тулы канлы тормышы һәм яшәеше, хатын-кызларның йөклелек һәм бала табу чорында карындагы яралгы һәм нарасыйның җитлегүе, атеросклероз килеп чыкмасын, организм тиз картаймасын, яхшы хәтер озак еллар саклансын өчен йодның җитәрлек булуы кирәк. Әлеге микроэлемент җитмәү, аеруча балаларда, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларда ачык күренә. Кеше яшәгән мохиттә йод аз икән, организмга ул җитми башлый, шул сәбәпле калкансыман биз гормоннары үз функциясен тиешенчә башкара алмый. Калкансыман биз зурая, төрле формадагы төеннәр барлыкка килә.

Күп илләрнең тәҗрибәсе күрсәт­кән­чә, йод җитмәү проблемасын хәл итүнең нәтиҗәле юлы - мас­сакүләм һәм шәхси про­­фи­лактика. Без микроэлементны аш тозы аша да ала­быз. Шуңа күрә аның йод кушылганын сай­ларга кирәк. Йод ашказаны-эчәк трактында калий тозлары рә­ве­шендә сеңдерелә. Шуңа күрә йод җитмәгән очракта күбрәк калий йодид, йодомарин препаратлары кулланыла. Аларны йод җитешмәгән төбәкләрдә профилактика өчен даими эчәргә киңәш ителә, 2-3 атналык тәнәфесләр ясарга була. Йод дефициты авыруы булганнарга аларны дәвалау дозасында туктаусыз эчәргә кирәк. Калкансыман биз нормаль эшләсен өчен селен, цинк, тимер кебек микроэлементлар да кирәк. Димәк, профилактика өчен поливитаминнар куллану да зур әһәмияткә ия. Әмма артыкка китсә, аларның да зыяны бар. Шуңа күрә организмга нинди витаминнар җитмәвен ачыклау өчен табиб белән киңәшергә кирәк.

Айгөл Шәйдуллина,

табибә.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев