Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге елгаларда боз катламы юк

Юка боз катламы белән капланган су саклагычлары куркыныч тудыра. Яңа Шашы авыл советы җирлегендә 2 зур су саклагычы бар. Бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән гражданнар, балалар арасында аңлату эшләре алып барыла. Халык әйтеме буенча, көзге боз көзге калынлыгында булса да ышан дисәләр дә, аның калынлыгы күпме булырга тиеш соң? Yз-үзеңне саклау...

Юка боз катламы белән капланган су саклагычлары куркыныч тудыра.

Яңа Шашы авыл советы җирлегендә 2 зур су саклагычы бар. Бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән гражданнар, балалар арасында аңлату эшләре алып барыла. Халык әйтеме буенча, көзге боз көзге калынлыгында булса да ышан дисәләр дә, аның калынлыгы күпме булырга тиеш соң?
Yз-үзеңне саклау өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
Исегездә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен калынлыгы 15 сантиметр булырга тиеш. Боздан төркем белән бармаска, ара 5-6 метр булырга тиеш.
Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк.
Бозга спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта: паникага бирелмәскә, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк. Боздан суга чыккач аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев