Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зиннәтулла бабама хат - "Әтнә таңы"

Хөрмәтле Зиннәт бабай! Сиңа Рәшит улыңның иң беренче оныгы - 5 нче сыйныфта укучы оныкчыгың - Зәринә хат яза. Әйе, син инде күптән бу дөньяда юк. Мин сине фотографияләрдән күреп һәм синең турында бик күп ишетеп кенә беләм. Мине кечкенә чагымда сина охшаган дип әйтәләр иде. Синең кебек түгәрәк битле,...

Хөрмәтле Зиннәт бабай! Сиңа Рәшит улыңның иң беренче оныгы - 5 нче сыйныфта укучы оныкчыгың - Зәринә хат яза.

Әйе, син инде күптән бу дөньяда юк. Мин сине фотографияләрдән күреп һәм синең турында бик күп ишетеп кенә беләм. Мине кечкенә чагымда сина охшаган дип әйтәләр иде. Синең кебек түгәрәк битле, пеләш башлы, кечкенә генә борын һәм авыз...

Син Бөек Ватан сугышына киткәндә 36 яшьтә булгансың, әтиемнән дә яшь булгансың икән. Бабаем сине бик еш искә ала. Син бик кыю йөрәкле, батыр кеше булгансың. Шуның өчен Дан ордены белән дә бүләкләнгәнсең. Герой шагыйрь Муса Җәлилләр белән, яраланган килеш, әсирлеккә эләгүеңне, ничекләр итеп фашист тырнагыннан качуыңны бабайдан ишетеп беләм. Әсирлектән качканнан соң, ниндидер бер поляк хатыны сине бер атна буе җиргә күмеп, яшереп тотуын һәм көпшәдән генә су эчереп, гомереңне саклап калуы турында да бабам сөйләде.

Эх, син үзең исән булсаң, ул дәһшәтле сугыш турында ниләр генә сөйләмәс идең, бабакаем! Син исән булсаң, балаларыңның тормышларын күреп сокланыр идең, оныкларыңны, оныкчыкларыңны күреп сөенер идең. Мин бүгенге көндә син гомер иткән төп нигездә бабаем, әбием, әтием, әнием һәм ике сеңлем белән яшим. Йортыбыз зур, җылы, якты. Әтиемнең куллары алтын. Ул үз куллары белән йортыбызга ремонт ясады. Син үзең дә бик тырыш, алтын куллы булгансың, сугыштан аягыңны имгәтеп кайтсаң да, Кече Әтнә авылында данлыклы итек басучы булгансың икән.

Менә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Матбугат чараларында да шул хакта сөйлиләр. Мәктәбебездә дә бу бөек бәйрәмгә карата төрле чаралар үткәрелә. Һәрбер бала сугышта булган әби-бабаларын исенә төшерә, әти-әни хәтер дәфтәрләрен барлый. Олыларның да, кечеләрнең дә күңелләрендә моңсу сагыш. Чөнки бүгенге рәхәт, мул тормышта яшәвебезгә без барыбыз да сезгә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз.

Зиннәт бабай! Ярый әле син ул сугыштан исән кайткансың. Үзеңнән соң туган җанлы нәсел калдыргансың. Безнең буынга якты киләчәк бүләк иткәнсең. Мең-мең рәхмәт сиңа, бабакай! Синең батырлыгың, синең оныкчыгың булуым белән мин бик горурланам! Безгә син күргәннәрне күрергә язмасын иде дип телим. Мөгаен, син үзең дә шундый теләктәдер!

Ярар, шуның белән хатымны тәмамлыйм. Тыныч йокла, бабакай! Авыр туфрагың җиңел булсын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев