Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Бүген үз көченә ышанучылар бәйрәме

Россия эшмәкәре көне бүген. Бу көнне без эшләрен уңышлы җәелдереп, район икътисадында үз урынын тапкан энергияле, көчле ихтыярлы кешеләрне хөрмәтлибез. Ә алар бездә бар.

    Сез социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә үзегездән саллы өлеш кертеп, мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз. Эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның үз көченә нык ышанган вәкилләре тәшкил итә. Үз бизнесларын булдыручылар районыбыз икътисады үсешендә мөһим урын били. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисадый үсештә, үз җирлегебездә яңа эш урыннары булдыруда һәм заманча технологияләр алып килүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә таянырлык көч булып торасыз.  

Киләчәктә эш урыннары артып, эшчәнлегегезне киңәйтергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев