Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Covid-19 белән хастаханәгә эләгүчеләр саны бер көн эчендә 13 процентка кимегән

Узган тәүлектә коронавирус белән авырган 3 713 кеше Россия хастаханәләренә дәвалау өчен салынган.

Әлеге вирус аркасында госпитальләргә эләгүчеләр саны 13,4 процентка кимегән. Инфекциягә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Шул ук вакытта 35 306 пациент тулысынча сәламәтләнгән. Covid-19 аркасында чыккан чирләрдән 291 кеше үлгән. Шуларның алтысы – Татарстанда.

Россиядә коронавирус белән авыручыларның гомуми саны - 14 661. Иң күп авыручылар Мәскәүдә (1 072), Санкт-Петербургта (734) һәм Мәскәү өлкәсендә (314) теркәлгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-covid-19-belan-xastaxanaga-elagucelar-sany-ber-kon-ecenda-13-procentka-kimegan-5852758

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев