Диспансеризация‑2026: бушлай медицина тикшерүен үтегез
Авыруны алдан кисәтү — аны дәвалаудан нәтиҗәлерәк. «Озын һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында ОМС полисы буенча бушлай комплекслы медицина тикшерүе узу мөмкинлеге бар.
Кемнәр өчен?
— 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005, 2008 елларда туганнар;
— 40 яшьтән өлкәнрәкләр (бу категория өчен тикшерү ел саен уздырыла).Тикшерүләр җенескә һәм яшькә карап билгеләнә.
Ничек язылырга?
Үзегезнең поликлиника регистратурасына шалтыратып яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн язылыгыз.
Быелгы яңалыклар
Атеросклерозны иртә ачыклау. 18–40 яшьлекләргә йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын бәяләү максатыннан липопротеид (а) күрсәткеченә бер тапкыр анализ тапшыру каралган.
Хатын-кызлар өчен. 21–49 яшьлек хатын-кызлар репродуктив диспансеризация вакытында 5 елга бер тапкыр югары онкоген рисклы папилломавирус (ВПЧ) ДНК‑сына тикшерелә. Нәтиҗә уңай булган очракта өстәмә цитологик тикшерү уздырыла.
Ерактан күзәтү. Гипертония һәм шикәр диабеты булган пациентларны хәзер телемедицина ярдәмендә дистанцион рәвештә күзәтәчәкләр.
Беренче этапта нәрсәләр бар?
Терапевт кабул итүе, гомуми кан анализы, ЭКГ, флюорография, күз эче басымын үлчәү, хатын-кызлар өчен маммография, билгеле яшьтәге ир-атлар өчен PSA‑тест, шулай ук нәҗестә яшерен канга тикшерү. Кирәк булса, өстәмә тикшерүләр өчен сезне икенче этапка — тар профильле белгечләргә җибәрәчәкләр.
Бүген язылыгыз — сәламәтлегегезне кичектермәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев