Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гинцбург Covid-19 йогышыннан вакцинацияне мәҗбүри итәргә чакырды

Коллектив иммунитетка ирешү өчен препаратның прививкалар милли календарена кертелергә тиешлеген әйтте эксперт.

Коронавирус инфекциясен җиңү өчен гражданнарның кимендә 70-75 процентына прививка ясатырга кирәк. Мондый күрсәткечләргә мәҗбүри вакцинация керткәндә генә ирешеп булачак, дип искәртте «Российская газета»га биргән интервьюсында Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург.

«Моның өчен (коллектив иммунитетка ирешү - Т-и иск.), әлбәттә, бу препарат прививкалар милли календарена кертелергә, ә вакцинация мәҗбүри булырга тиеш», - дип фикерләре белән уртаклашты эксперт.

Шулай ук Гинцбург мәгълүмати кампания үткәрү кирәклеген искәртте.

«Балаларны да, әти-әниләре кебек үк, һичшиксез вакцина алу кирәклегенә өйрәтергә кирәк, - диде ул. – Плакатларда исә, кулларны юарга, тешләрне чистартырга, исәнмесез һәм сау-сәламәт булыгыз, дип күрсәтелеп торсын»

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-11-2021/gintsburg-covid-19-yogyshynnan-vaktsinatsiyane-m-b-ri-it-rg-chakyrdy-5842813

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев