Шикәр чире: аның белән ничек яшәргә?
Бүгенге көндә безнең районыбыз өчен дә әлеге чир актуаль темаларның берсе. Чөнки район буенча 481 кеше шикәр чире буенча исәптә тора. Аларның 36сы – 1нче типтагы, ә 445е 2нче типтагы диабет белән авырый.
Очрашуны район үзәк больницасының яңа гына билгеләнгән баш табибы Илназ Хисамиев ачып җибәрде. Очрашуга Татарстан Республикасының диабет ассоциациясеннән кунаклар килде. Алар очрашуга килүчеләр белән үз тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләр бирделәр. Шикәр чире белән көрәшү юллары турында сөйләделәр.
Ассоциация җитәкчесе Рәшит Байдамшин үзе дә 28 ел бу авыру белән көрәшә һәм үзенең үрнәге белән диабет белән тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин икәнлеген исбатлап күрсәтте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, шулай ук табиб-кардиолог һәм офтальмолог авыру куркынычы турында сөйләделәр һәм барлык теләүчеләргә шәхси консультацияләр бирделәр.
– Соңгы елларда шикәр чире белән авыручылар саны артты. Беренчедән, артык борчылулар нәтиҗәсендә, икенчедән ашауның да тәэсире бар. Элек нәрсә ашый идек – ипи, бәрәңге, сөт. Ләкин бу бернәрсә дә ашарга ярамый дигән сүз түгел, Барысын да ашарга кирәк, тик чама белән, – диде Чыңгыз Госман улы. Сүзен дәвам итеп:
– Бер кызык факт, шикәр чире белән авыручылар, башкаларга караганда озаграк яшиләр. Чөнки алар үзләре турында күбрәк кайгырталар, шикәр күләмен гел үлчәп торалар.
Сез дә үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртсагыз, бәхетле, куанычлы гомер кичерерсез, – дип мөрәҗәгать итте ул очрашуга килүчеләргә.
Ассоциация җитәкчесе Рәшит Байдамшин очрашу барышында:
– Шикәр чире үзе түгел, аның башка органнарга тәэсир иткән “осложнение”се куркыныч. Ә аны катлаулануга китермәү безнең бурыч. Бүгенге көндә шикәр чире белән авыручылар саны бик күп, бу әле ачыкланганнары гына. Ә бит аның ачыкланмаганнары күпмедер, – дип үзенең күзәтүләре белән бүлеште.
Очрашу барышында ул шикәр чире белән авыручыларга үзенең киңәшләрен дә бирде.
Шикәр күләме күпме?
Район үзәк больницасына килүчеләр өчен махсус зона да эшләде. Анда һәркем кандагы шикәр дәрәҗәсен тиз арада тикшерә алды. Бу инде авыручылар өчен генә түгел, сәламәт кешеләр өчен дә профилактика максатларында файдалы булды.
Тикшерүне район үзәк больницасының участок шәфкать туташы Эльмира Әхмәтова белән фельдшер лаборант Лилия Сабитова үткәрделәр. Бернинди этеш-төртеш, ашыгу да юк. Кеше килә торды, кызлар җай гына үз эшләрен эшләп, кешегә шикәр күләмен әйтә бардылар.
– Утыздан артык кешенең шикәр дәрәҗәсен тикшердек. Араларында шикәр күләме югары булучылар да бар, – диде Эльмира.
Кызлар үземнең дә шикәр күләмен тикшереп алдылар, Аллаһка шөкер, барысы да нормада иде. Очрашу барышында шулай ук белгечләр хәзер сатуда нинди глюкометрлар булуы һәм аларны ничек сайларга икәнлеге турында сөйләделәр.
25 еллап авырыйм
Очрашуга килгәннәр арасында кемнәр генә юк иде. 25 еллап шикәр чире белән авыручылар да, яңа гына үзендә әлеге чирне ачыклаучылар да, шулай ук сәламәт булучылар да.
Районыбыз авылларының берсеннән булган Гөлфия ападан чире турында сорашам.
– 25 еллап шикәр чире белән авырыйм инде, сеңлем. Миндә ул стресстан барлыкка килде. Улым армия сафларында хезмәт иткән вакытта бик зур стресс кичердем, – диде ул. Сүзен дәвам итеп: – Бирегә килгәч тә, тикшертеп караган идем. Шикәр күләме 13 булган, – диде.
Очрашуга килгән Мәхмүт абый да бүгенге көндә лаеклы ялда. Анда да шикәр чире ачыкланган.
– Кайдан килеп чыкканын да әйтә алмыйм. Ял йортына баргач, очраклы рәвештә генә тикшереп караган идек – югары булып чыкты. Хәзер шикәр күләмен өйдә һәрдаим тикшереп торам. Өйдә хәрәкәтсез тик ятканны бер дә яратмый инде, хәзер күтәрелә дә китә. Шуңа күрә дә гел йөреп торырга тырышам. Өйдә эшсез торган юк. Кичләрен бер йөреп кайту файдалы, – диде ул.
Ниләр ашарга ярый яки ярамый?
Шикәр чире белән авыручыларга ашауны светофорның өч төсенә бүлеп карасак, яшел төскә ашарга яраклы ризыкларны кертергә мөмкин. Боларны аз күләмле микъдарда кулланырга була: кыяр, помидор, редиска, ачы тырма, кәбестә, кишер, татлы борыч, гөмбә, ташкабак, салат яфрагы, борчак, баклажан, чөгендер, фасоль, сельдерей, шпинат, кузгалак, чәй, шикәрсез кофе, минераль сулар.
Сары төс, бу ризыкларны урталай бүлеп ашарга киңәш ителә: йомырка, ярмалар, ипи ризыклары, майсыз тавык, майлылыгы 4 процент булган сөт ризыклары, бәрәңге, кукуруз, токмачлар, сырның бик майлы булмаганы, ит һәм балыкның майсызрагы, җиләк-җимешләр, бары тик виноград, банан һәм кипкән җимешләр.
Кызыл төс, бу ризыклардан баш тарту кирәк: шикәр комы, бал, вареньелар, симәнке, чикләвекләр, майонез, сметан, казылыклар, бик майлы булган сөт продуктлары, майлы итләр, консервалар, конфетлар, пирожныйлар, шоколадлар, баллы газлы сулар.
Гомумән, табиблар һәркемгә шикәр күләмен даими күзәтеп барырга киңәш иттеләр. Шикәр чире иртә стадияләрдә ачыкланса, җитди өзлегүләрдән сакланырга мөмкинлек зур. Иң мөһиме һәркайсыбыз сәламәт булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев