Табиб гриппны салкын тиюдән ничек аерырга икәнен сөйләде
Сәламәтлек

Табиб гриппны салкын тиюдән ничек аерырга икәнен сөйләде

Гриппны салкын тиюдән температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе, баш авыртуы һәм мускуллар сызлавы буенча аерырга мөмкин.

Бу хакта РИА Новостига Приморье краенда «Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең эпидемиология бүлеге мөдире Любовь Семейкина сөйләде.

«Төп аерма – симптомнарның башлану тизлегендә һәм авырлыгында. Грипп һәрвакыт кинәт башлана һәм организмга көчлерәк суга: температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә, көчле интоксикация, мускуллар һәм буыннар сызлый, баш авырта, озакка сузылган тернәкләнү», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Семейкина ассызыклаганча, төгәл диагноз куярга һәм дәвалауны табиб кына билгели ала.

Татар-информ


Нет комментариев