Сәламәтлек мөһим!
Тәмәке тарту үпкә яман шешеннән үлү куркынычын 15 тапкырдан да арттыра!
Әгәр сезнең стаж 20 пачка-елдан артык икән — куркыныч 40 тапкырга кадәр арта.
Кайсы төркемдә куркыныч зур?
• Гаиләдә үпкә яман шеше белән авыручылар бар (нәселдәнлек)
• Үпкәләрнең хроник авырулары (ХОБЛ, фиброз)
• Зарарлы эш: асбест, химия, дизель, тузан
• Йортта радон (базларны һәм беренче катларны тикшерегез!)
Нәрсә эшләргә?
Ел саен — күкрәк читлеге органнарына рентгенография ясатырга.
Ел саен үткәрелә торган диспансеризацияне калдырмаска.
Тәмәкене ташласагыз — сез инде куркынычны киметтегез, тик күзәтүне дәвам итәргә кирәк.
Материал «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында әзерләнде.
Елга бер сурәт (рентген) гомерне саклап калырга мөмкин. Соңга калмагыз!
Әтнә үзәк шифаханәсе.
Нет комментариев