Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Апрель аенда юлларда 17 кеше һәлак булган

Ел башыннан Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 85 кеше һәлак булды. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.

"Бүгенге көндә Татарстан Республикасы юлларында 698 юл — транспорт һәлакәте булган, аларда 85 кеше һәлак булган«, — дип хәбәр итте Рөстәм  Гарипов.

Матбугат конференциясе вакытында ведомство башлыгы бүген ТР Бөгелмә районында булган үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтен мисал итеп китерде. Ике «Лада» автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә ике шофер һәм пассажир һәлак була.

Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булды. 

Апрель аенда гына да инде юлларда  17 кеше үлгән, шуларның 9ы бу атнада булган. Хәтта ике юл-транспорт һәлакәтендә 3әр кеше һәлак булган.

Әтнә районында агымдагы елда тән җәрәхәте алучылар булган юл һәлакәтләре теркәлмәде. Аллаһка шөкер, дияргә кирәк. Әлбәттә инде иркен суларга ярамый. Иң мөһиме юл йөрү кагыйдләләрен үтәргә кирәк. 

Алда әйтелгәннәргә йомгак ясап, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов:

- Тагын бер тапкыр юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итәсе килә һәм каршы як полосага чыгу — куркыныч маневр, 
Яктылык кайтаручы элементларны кулланыгыз. Алар ярдәмендә кеше юлларда күренеп тора, ә шоферның вакытында маневр ясау мөмкинлеге бар. Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы шактый кимиячәк. Ата-аналарга берничә киңәш: Балаларыгызның кайда булуын, аларның ишегалдында үз-үзләрен тотышын һәм тротуарда хәрәкәт итүләрен даими контрольдә тотыгыз. Балаларны юл аша чыкканда нык тотыгыз. Киемдә яктылык кайтаргычлар булсын. Балаларны машиналарда махсус креслода гына йөртегез, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев