Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

“Нәфис Косметикс” ашханә мөдире суд хөкеме алдына басачак

Татарстан прокуратурасы Казанның “Нәфис Косметикс” ашханәсендә 79 кешенең агулануына гаепле ашханә мөдире – 65 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган.

 Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, ашханәнең производство мөдире быел март аенда санитария-эпидемиологик нормаларны бозуга юл куйган. Шуның аркасында кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерелгән. Җинаять эше Казанның Идел буе районы судына тикшерүгә җибәрелгән. Моңа кадәр иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, компания хезмәткәрләре тукланган ашханәдә санитария нормаларын тупас бозу очраклары ачыкланган. Моннан тыш Роспотребнадзор хезмәткәрләре биредә черегән яшелчә, пычрак савыт-саба, куллану вакыты чыккан азык-төлек тапкан.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев