Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Роспотребнадзор прививка ясатмаган хезмәткәрләрнең эштән азат ителүен тикшерә

Аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәү вакыты узды инде.

Татарстанда кайбер категория гражданнарга Covid-19 коронавирусына каршы мәҗбүри вакцинация уздыру турындагы карарның үтәлешен тикшерү башланды. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республиканың баш санитар табибы карары үтәлешен тикшерә башлады», — диделәр ведомствода.

Аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәү вакыты узды инде. Әлеге документ нигезендә, 9 ноябрьгә кадәр вакциналаштырылырга тиешле хезмәткәрләр беренче прививканы гына булса да алырга тиеш иде, ә 7 декабрьгә алар препаратның икенче дозасын алачак. Эш бирүчеләр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә тиеш.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-11-2021/rospotrebnadzor-privivka-yasatmagan-hezm-tk-rl-rne-esht-n-azat-itel-en-tiksher-5842815

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев