Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Скандинавия йөрешенең организм өчен файдасы

Өлкәннәрне кайгырту-һәрберебезнең бурычы. Әгәр өлкән яшьтәге кеше инвалид булса, аның турында икеләтә кайгыртасы килә

 Шундый өлкән яшьтәгеләрнең берсе – Гыйниятуллина Нурия, аңа Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә хезмәт күрсәтә.

Ул 2 төркем инвалид. Нурия Әхмәтовна буын чиреннән интегә. Ире дә хатынына һәрьяклап ярдәм итә. Авырлыкларны һәм проблемаларны җиңәргә булыша. «Изгелек» социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «скандинавия йөреше» технологиясе гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, олы яшьтәге ирле-хатынлы Гыйниятуллиннарның һәр иртәсе гади физик күнегүләрдән башлана.

Ир белән хатын билгеләп үткәнчә, мондый күнегүләр аларга сәламәтлек белән бәйле күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Иртәнге зарядка баш миендәге кан әйләнешенә уңай йогынты ясый. Иртәнге зарядкадан соң алар «скандинав йөреше» технологиясе буенча күнегүләр башлый.

«Скандинавия йөреше»  кардиотренировка да булып тора,  пульс күрсәткечләрен киметүгә ярдәм итә. Тренировкалар нәтиҗәсендә нерв-психологик халәт яхшыра, йокы нормальләшә, депрессия югала, стресс кими. «Скандинавия йөреше» белән шөгыльләнү арка һәм иңбаш  мускулларына да уңай йогынты ясый. Таякларга таяну тез һәм оча-бот буыннарына, шулай ук үкчә сөякләренә йөкләнешне киметә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр өчен сәламәтлек  – авыртулар булмау гына түгел, ә барыннан да элек чирне профилактикалау. Хәрәкәтчән яшәү рәвеше, зарядка - менә нәрсә өлкән яшьтәге кешегә үзен сәламәт һәм бәхетле хис итәргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шуңа күрә сәламәт практикаларны гамәлгә кертү өлкәннәр һәм инвалидлар арасында актив озын гомерлелекне саклап калуда иң нәтиҗәлесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев