Казанда автосалон янындагы сазлыкта билгесез ир-ат мәете табылган
Хәбәрләр

Казанда автосалон янындагы сазлыкта билгесез ир-ат мәете табылган

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат мәетен узып баручы күреп алган, ул ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән. Чакыру буенча килгән коткаручылар мәетне сулыктан чыгарган, ул ярдан өч метр ераклыкта булган. Беренчел версия буенча, ир-ат ярдан суга егылып төшкән.

Һәлак булучының мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

 

Татар-информ

 

 


Нет комментариев