Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә «Ипи исе» дип исемләнгән чара үтте
Хәбәрләр

Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә «Ипи исе» дип исемләнгән чара үтте

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә «Ипи исе» дип исемләнгән чара, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашу булып узды.

"Бу бәйрәм — көнне-төнгә ялгап, ял күрмичә җир эшендә хезмәт куючылар көне! Балалар белән ипинең каян килеп чыгуы, өстәлгә килгәнче күпме юл үтүе, ипи барлыкка килсен өчен күпме кешенең хезмәт куюы турында сөйләштеләр. Салават Әхмәтханов балаларга авыл хуҗалыгы техникалары турында сөйләде. Фәрит абыйлары ипинең амбарда үткән юлын аңлатты. Ипи белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр белән таныштылар.

Табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый- талмый хезмәт куючы хезмәткәрләргә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез! — дип хәбәр итте Олы Мәңгәр китапханәчесе Алсу Абдуллина.


Нет комментариев