Татарстанда җир кишәрлеген милеккә түләүсез бирү урынына акча алырга карар иткән күп балалы гаиләләргә түләүләр 200 000 сумнан 234 321 сумга кадәр арттырылды.
Тиешле 1067 номерлы карар республика Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Моннан тыш, документ белән бу сумманы ел саен индексацияләү механизмы кертелә. Яңадан исәпләү елга бер тапкыр 1 февральдән «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Федераль закон нигезендә РФ Хөкүмәте билгели торган коэффициентка башкарылачак.
Акчалата түләү күләме Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан конкрет гаиләгә акчалата түләү турында карар кабул ителгән көнгә гамәлдә булган коэффициентны исәпкә алып билгеләнәчәк.
2026 елның 16 сентябренә Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрдән 72 610 гариза бирүче җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 63 246 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган һәм 57 875 җир кишәрлеге гомуми өлешле милеккә бирелгән. Акчалата түләү җир бирүгә альтернатива булып тора һәм мөрәҗәгать итү тәртибендә гамәлгә ашырыла.
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү программасы республикада 2012 ел ахырыннан гамәлгә ашырыла. Кишәрлеккә үз муниципалитетында кимендә биш ел яшәгән һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ (һәрберсенә 12-18 кв.метр торак туры килә) өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр хокуклы. Шулай ук, әгәр балаларның берсенә 23 яшь булмаса һәм ул көндезге укыса, гариза бирергә мөмкин.
Күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге урынына акчалата түләү алырга мөмкинлек бирә торган Закон 2025 елның октябрендә кабул ителгән. 2026 елның 1 апреленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 277 күп балалы гаилә җир кишәрлеге урынына акчалата компенсация сайлаган.
Нет комментариев