Хатын-кызның матурлыгы сәламәт булуда
Репродуктив сәламәтлекне ничек сакларга? Төрле яшьтәге хатын-кызларга киңәшләр.
Район үзәк больницасының табиб-гинекологы Зөһрә Галиуллина дөрес туклану һәм физик активлык турында хатын-кызларга файдалы киңәшләрен бирде.
- Хатын-кызларның организмына нинди факторлар йогынты ясый?
- Иң беренче чиратта дөрес туклану, әлбәттә физик активлык, тыныч йокы. Әмма хатын-кызлар тарафыннан еш кына игътибарсыз кала торган мөһим нечкәлекләр дә бар. Мәсәлән, төп моментларның берсе булып кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту тора. Глюкоза югары булган хатын-кызлар ешрак йөклелек белән авырлыклар кичерә. Бу күкәйлекләрнең нормаль эшләве өчен кирәкле гормоннар эшләп чыгаруга инсулинга каршы торучанлык йогынтысы белән бәйле.
- Ә эмоциональ халәт фертильлеккә ничек йогынты ясый соң?
- Эмоциональ фон зур роль уйный. Даими стресс, борчылу һәм депрессия җенес гормоннары эшләп чыгаруның нормаль процессларын боза, репродуктив системаның эшен начарайта.
- Яшь кызлар һәм хатын-кызлар өчен яшәү рәвешенең аерым үзенчәлекләре бармы?
- Әйе, бар әлбәттә. Яшь кызларга күрем циклының даимилеген күзәтергә, сидек-җенес юллары ялкынсынуларын һәм инфекцияләрен вакытында дәваларга, контрацепция чараларын дөрес сайларга киңәш ителә. 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга хроник авыруларны контрольдә тотуга, калкансыман бизне тикшерүгә игътибар итәргә, шулай ук вакыт-вакыт оча төбендәге авыруларны диагностикалауны узарга кирәк. Бу киңәшләр күп кенә хатын-кызларга, яшькә карамастан, әни булырга үз шансларын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме – үз организмыңа колак салу һәм вакытында табибларга мөрәҗәгать итү кирәк.
- Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев