Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Салым түләү дәвам итә

Бүгенге көндә физик затларның үз исемнәренә теркәлгән мөлкәткә салым түләү дәвам итә. Кыенлыклар килеп чыкмасын өчен салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.

Монысы кереш сүз генә. Газетабызның 14 октябрь санында Федераль салымхезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5 нче салым инспекциясе бүлеге җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән әңгәмә басылып чыкканнан соң, газета укучыларыбыздан сораулар килде. Һәркайсы үзен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертүне сораган. Шулай ук һәр килеп туган сорау белән Казанга да чыгып китеп булмый. Мөнир Әмирович газета укучыларыбызның сорауларына җавапларын да юллады.

“Шәхси кабинетта минем“ В текущем году у вас нет начилений” дип тора. 2019 елдан минем исемдә торак йорт һәм җир участогы бар. Әмма, әле минем бер тапкыр да салым түләгәнем юк, һаман «Нет начислений». Инде аптырап, шәхси кабинетка 1000 сум акча да салып куйдым, ул акча да тик тора. Функцияле узәккә мөрәҗәгать иткән идем, алар, узган елда, быел да «Димәк, салымыгыз юк», – дип әйттеләр. Мондый хәл мөмкин була аламы?

Ралия, Олы Әтнә авылы

Мөнир Шәйдуллин:

– Аның исемендә йорт 42 квадрат метр. Салым кодексы буенча 50 квадрат метрга кадәрле йортларга ташлама бирелә, ягъни салым исәпләнми. Шуңа күрә алар йортына салым юк. Җиргә салым исәпләнгән, барысы 82 шәр сум – 2021, 2022 еллар өчен. Артык түләнгән суммалары булу сәбәпле, зачет ясаганнар. Димәк, салым түләү хәбәре килмиячәк.

«Минем кайнанам 93 яшендә, Элеккеге төп нигез аның исемендә. Аңа җир салымы бармы икән? Нигәдер хат хәбәрнамә дә килмәде?”

Мөнәвәрә, Олы Әтнә авылы

Мөнир Шәйдуллин:

– Ул пенсионер. Аңа 6 сутый җиргә ташлама бирелгән, калган җиргә салым исәпләнгән – ул 99 сум. Шуның өчен быел түләү каралмаган. Алдагы әңгәмәбездә әйтеп узганымча: 100 сумнан ким булган очракта, салым түләү хәбәре формаланмый. Димәк аңа салым киләсе елга ике елның суммасы 198 сум булып, 2023 елның 1 декабренә кадәр түләү вакыты белән җибәреләчәк.

“Торак өчен салымны фатирга түли башлаганнан соң, өч ел эчендә кайтарырга кирәк, дип ишеткән идем. Бу чыннан да шулаймы, ачыклык кертеп үтсәгез иде?»

Мөнир Шәйдуллин:

– Йорт, фатир, бүлмә сатып алган очракта, салымны кайтару вакыты чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев