Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнә “Чулпан” лагеренда 3 сменада ял итүче балалар ГТО сынауларын тапшырып карауда катнаштылар

Катнашучылар үзләренең көч, сыгылмалык һәм чыдамлык кебек физик сыйфатларын тикшереп карадылар.

Балалар белән очрашуны “ГТО нормаларын тапшыруның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хезмәткә сөю тәрбияләү, туган илне ярату хисен арттыру ул”, -  дип башладым мин сүземне.

Катнашучылар үзләренең көч, сыгылмалык һәм чыдамлык кебек физик сыйфатларын тикшереп карадылар.

Нормативларны тапшырып карау белән беррәттән балалар үзләрендә туган барлык сорауларга да җаваплар алып, эшләп караган сынауларын ни дәрәҗәдә уңышлы үтәүләре белән кызыксындылар.

Очрашу бик җылы һәм дустанә атмосферада узды.

Катнашкан балаларның йөзләрендә күтәренке спорт кәефе, шулай ук бик күп уңай эмоцияләр алганлыклары сизелә иде.

Бу юлы аеруча кечкенә балаларда шундый көчле кызыксыну күреп үзебездә бик шатланып кайттык.

 

Спорт мәктәп методисты

Лидия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев