Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Ильяр – иң гаделе

Сабада республиканың төньяк район көрәшчеләре катнашында татарча көрәш буенча зур ярыш узды.

Биредә безнең район данын үзенекеннән югарырак үлчәүдә Олы Мәңгәрдән яшь, өметле көрәшче – Ильяр Мөхәммәтшин яклады. Нәтиҗәсе шактый ук уңышлы, безнең өчен горурлык дияргә була хәтта. Ильяр икенче урынга да лаек булды, шулай ук турнирның “Иң гадел көрәшче”се дә булып танылды. Татарча көрәштә генә түгел, спортның һәр төрендә дә бу соклангыч нәтиҗә.

Көрәшчеләребез Марий Эльнең Бәрәңге районы беренчелегендә дә катнашып кайттылар. Монда да егет­кызларыбыз уңышка ирештеләр. Үз үлчәү авырлыкларында Руфинә Газимова, Ранис Газимов һәм Илсаф Абдуллин – I, Альфред Гайфуллин II урын яуладылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев