Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

10 тәүлек арест салынды

РФ административ кодексының 12.8 маддәсе, 3 өлеше буенча гаепләнгән Ф.Г.Әхмәтгалиевкә каршы эш буенча суд карары кабул ителде.

Ул РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын санламыйча, дәүләт теркәү билгесе булмаган ясалма трактор йөрткән. Өстәвенә, исерек хәлдә булган. Ул гына да түгел, транспорт чарасы белән идарә итәргә “права”сы да булмаган.

Ул үз гаебен таныды. Нәтиҗәдә, РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 3 өлеше буенча җаваплылыкка тартылды. Аңа 10 тәүлек күләмендә административ арест билгеләнде. Карар агымдагы елның 27 маенда үз көченә керде.

Әлеге мәгълүматлар район хакимияте каршында эшләп килүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче комиссия тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев