Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Әтнә районында бер ир-атның алименты 500 меңнән артып киткән

Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы, районда яшәүче 44 яшьлек Х.И.гә карата булган, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылу буенча (суд карарын бозып, нигезле сәбәпләрсез, балигъ булмаган баланы карап тоту өчен акча түләмәү) дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, ул нигезле сәбәпләрсез, суд карарын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Кабат мондый гамәлдә җинаять җаваплылыгы каралганын аңласа да, шундый ук хокук бозу кылган (берничә тапкыр), балага ирекле ярдәм күрсәтмәгән. Алимент түләүдән качып, Х.И.ның гомуми түләве 500 мең сумнан артып китә.

Суд утырышында гаепләнүче гаепне тулы кү ләм дә таныды, эшнең барлык шартларын исәпкә алып, язылучы маддә санкциясендә каралган мөмкин булган минималь җәзаны билгеләүне сорады.

Татарстан Республикасы Әтнә район суды карары белән гаепләнүче гаепле дип табылды, һәм дәүләт гаепләүчесе позициясен, аның шәхесен, сәламәтлеген, уңай якларын характерлаучы шартларны исәпкә алып, аңа хезмәт хакының 5 % дәүләт кеременә тотып, алты айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелде. Хөкем карары законлы үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев