Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Суд залыннан

Арчалы Әтнәдә урлаган

Арча районында яшәүче берәү Әтнә районында автомобиль урлаган һәм юл-транспорт һәлакәте ясаган өчен хөкем ителгән.

Әтнә район суды 31 яшьлек И.Ф.га карата хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексының 166 маддәсенең 1 өлешендә каралган җи­наять кылуда гаепле дип табылды (автомобильне урлау максатыннан башка гына, хокуксыз тартып алу). Ачык­ланганча, 2025 елның 12 декабрендә 20:00 сәгатьләрдә ул исерек хәлдә Олы Мәңгәр авылындагы «Мәңгәр» ҖАХК фермасы территориясендә кооперативныкы булган «Лада Гранта» автомобиле салонына бикләнмәгән ишек аша үтеп кергән. Кабызу йозагында калдырылган ачкычлардан файдаланып, ул машина двигателен кабыза һәм кузгала. Арча-Олы Әтнә автоюлының 24нче чакрымында машина йөртү танык­лыгы булмаган гаепләнүче идарә итүне югалта,  электр линиясе терәгенә бәрелә һәм кюветка ава. Автомобиль механик зарар ала.
Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенүен белдерде. Кооперативка китерелгән зыянны ул тулысынча кап­лаган. Суд аның гае­бен җиңеләйтүче хәлләрне: тәрбиясендә балигъ булмаган бала булуны, яшәү һәм эшләү урыныннан алынган уңай характерис­тикаларны, зыянны кап­лауны исәпкә алды. Суд карары белән аңа дәүләт ке­реме сыйфатында 30 000 сум күләмендә штраф бил­геләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев