Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Суд залыннан

Әтнәдә алкоголь кулланып автотранспорт руле артына утыручылар кимеми

Хәзер үкенүдән ни файда...

Алкоголь кулланып автотранспорт руле артына утыручыларга каршы чаралар шактый катгый булса да, андыйларның саны кимеми.
 5 июнь көнне иртән Олы Әтнә-Ташкичү юлында җирле автоинспекторлар тарафыннан йөртүчесе исерек­леккә шикләнеп “ВАЗ” автомобиле тоткарлана. Монда ике әйбергә игътибар итәргә кирәк. Беренчедән, йөртүче А.Әхмәтовның авызыннан алкоголь исе аңкып тора. Икенчедән, автоинспекторларның “Алкотектор Юпитер-К” аша медицина тикшерүен узарга дигән тәкъдимен кире кага...
9 июнь көнне “Хундай” автомашинасы белән идарә итүче И.Галиәхмәтов та авызыннан алкоголь исе аңкып торган хәлдә Олы Әтнәдә тоткарлана. Нәкъ шулай ук “Алкотектор”дан үтүдән  баш тарта.
Нәтиҗәдә, икесе дә РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылдылар. Суд утырышында үз гаепләрен тулысынча танып, үкенделәр. Икесе дә Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1 өлеше буенча гаепле дип табылдылар, 45000 сум административ штрафка тартылып, 1 ел да 6 айга транспорт чыганагы белән идарә итүдән мәхрүм ителделәр.
Ә менә А.Шәйхиев, шулай ук исереклеккә шикләнеп, “Каменка-Дөбъяз-Олы Әтнә” юлының 37 километрында туктатыла. “Рено” автомобиле руле артында исерек хәлдә була ул. Әлбәттә, гаебен таный һәм үкенүен белдерә. 
Шушы ук трассада 28 июнь көнне “Лада” автомобиле белән идарә итүче В. Сергеев Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты таләпләрен үтәмәүдә гаепләнеп тоткарлана. Ул да суд утырышында үз гаебен танып, үкенә.
А. Шәйхиев тә, В. Сергеев та Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепле дип табылдылар. Икесенә дә 45000 сум күләмендә административ штраф билгеләнде, икесе дә 1 ел да 6 ай дәвамында транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.
Бу мәкаләне шигъри юллар белән: терсәк якын да бит, тешләп булмый – хәзер үкенүдән ни файда, дип төгәлләү дөрес булыр.
Мәгълүматлар район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев