Әтнәдә исерек йөртүчеләр җавапка тартылды
Сентябрь аенда транспорт руле артында исереклеккә шикләнеп тоткарланучылар буенча район җәмәгать суды карарлары билгеле булды.
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1 өлеше буенча гаепләнгән Сагутдинов Л.Р. суд утырышында катнашты. Ул үзенең гаебен таныды, үкенүен белдерде. Алдан ук административ протоколда билгеләнгәнчә, моңа китергән хәлләр буенча аңлатма бирде.
Шулай ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча гаепләнгән Смирнов Г.Е. судка гомумән килмәде. Югыйсә, судның вакыты һәм урыны турында аңа алдан хәбәр ителгән иде. Өстәвенә, килмәвенең сәбәбен дә аңлатмады.
Моңа карамастан, бөкрене кабер генә төзәтә мәкалендәгечә, алар икесе дә гаепле дип табылдылар. Исегезгә төшерәбез – хәзер исерек хәлдә рульгә утыручының җаваплылыгы катгыйланды. Әлеге ир-егетләр икесе дә 45000 сум күләмендә административ штрафка тартылдылар. Шулай ук 1 ел да 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.
Мәгълүматлар район хакимияте каршында эшләп килүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче комиссия тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев