Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Баш тарту да коткармый

Олы Әтнә – Ташкичү юлында иртәнге 8нче яртыларда ук «Беларус» тракторы тоткарлана.

Канда алкоголь күләмен билгеләү буенча медицина тикшерүе узарга дигән таләптән баш тарта. Бу очракта юл кагыйдәләрендә каралган 2.3.2 пунктны үтәүдән баш тарта. Шуңа күрә, РФ КоАПның 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә, әлеге вәзгыять полиция хезмәткәренең законлы таләбен үтәмәгән вакыттан ук тәмамланган җинаять санала. Ягъни, ул әлеге маддә буенча җавапка тартыла.

Шул ук вакытта, аның үз гаебен тануын һәм үкенүен җәмәгать судьясы административ җаваплылыкны йомшартучы дәлил дип таный.

Югарыдагыларны исәпкә алып, шул ук вакытта Латыйпов Д.А. тарафыннан җәмгыять өчен куркыныч хәл ясалуы сәбәпле, җәмәгать судьясы аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде һәм минималь срокка – 1 ел да 6 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

Мәгълүмат районның юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев