Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Суд залыннан

Бозучы җавап бирә

Ф.М.Шакирҗанов 24 февраль көнне иртәнге сәгать 6.00дә автоинспекторлар тарафыннан туктатыла.

Тагын да төгәлрәк булсак, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозган хәлдә тоткарлана ул. Башкача әйтсәк, автомобиль руле артында исереклеккә шикләнерлек хәлдә була.
Аңлашыладыр инде, аңа суд залында җавап тотарга туры килә.
Ф.М.Шакирҗанов суд утырышына килә һәм гаебен танып, үкенүен белдерә. Бу, әлбәттә, аның төзәлүгә таба адым ясавын күрсәтә. Әмма биредә әлеге төр закон бозуның нинди куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеге дә искә алына шул.
Нәтиҗәдә Ф.М.Шакирҗанов Россия Федерациясе Админис­тратив хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча гаепле дип табылды һәм аңа 45000 сум күләмендә административ штраф билгеләнде, ул 1 ел да 6 айга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев