Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Гаебен танымаса да

Кызганычка каршы, алкоголь эчемлек куллангач, бик күпләрдә геройлык хисе туа. Аракы эчү акылны да арттырса икән ул. Бу очракта руль артына исерек хәлдә утыруны күз алдында тотыйк. Соңгы арада шушы сәбәпкә бәйле суд утырышлары ешайды. Никадәр генә көлке тоелмасын, исерек хәлдә танышлары алдында, хәтта ЮХИДИ хезмәткәрләре каршында үзләрен «герой» итеп тотучылар, судта «юаш песи«гә әйләнәләр.

Райондашларга мөрәҗәгать итәсе килә.
«Мин руль артына утырдым гына, йөртмәдем».
«Мин кефир гына эчкән идем».
«Мин кичә кичтән бераз салган идем, чыгып бетмәгән күрәсең».
Менә бу һәм шуның ише башка сәбәпләр белән аклану мөмкин түгел. Теләсә-нинди, кайвакыт көлке хәлдәге аклану юллары эзләгәнче, аракы кулланмау, ә инде эчкәнсең икән, руль артына утырмау хәерлерәк.

Э. Г. Фазылҗанов руль артында вакытта ни дәрәҗәдә кылангандыр, анысы билгесез, әмма җәмәгать суды аның алкоголь эчемлек кулланган хәлдә булуы турында белдерде. Татар акылы — төштән соң, диләр бит. Хәзер үкенүдән ни файда?! Адвокат яллау да, ниндидер юллар белән киресен расларга тырышу кирәкми дә. Кыскасы, Законны хәйләләү мөмкин түгел!
Э. Г. Фазылҗанов та судта гаебен танымаса да, Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсе I өлеше буенча гаепле дип табылды. Ул 30000 сум күләмендә штрафка тартылды һәм 1 ел да 6 айга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. 

Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев