Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Гаепләнүче инкарь итмәде

Исерек хәлдә транспорт чыганагы белән идарә итүче буенча җәмәгать судының чираттагы утырышы узды. Бу юлы гаепләнүче эскәмиясенә Олы Әтнәдән И.Галиев утырды.

Гаепләнүче күзлегеннән карасак, гаять аяныч хәл: гаебе юк, үтенеп сорагач, автомашинаны капка алдына чыгарып кына биргән. Тик, кызмача булган.

Ә Закон күзлегеннән карасак, бу очракны бары исерек хәлдә автомашина руле артына утыру дип бәяләргә була.

Судта бу гаепләүләргә каршы чыкмады да гаепләнүче. Чөнки ЮХИДИ тәкъдим иткән видеода барысы да ачык чагыла. Тик бер әйбер күңелне тырный. Исерек хәлдә артык кыю булучылар, судта төрле хәйлә коралар, җаваплылыктан качу өчен бик кызык сәбәпләр уйлап таба башлыйлар. Бу юлы да гаепләнүче машина йөртмәүне сәбәп итәргә теләде. Алай гына да түгел, гаебен тану белән бәйле рәвештә суд хөкеме нинди булачагы турында да сорады. Менә шундый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, бу өлкәдәге Законны яхшы белү кирәк. Ялгыш әйтәм, беренче чиратта алкоголь эчемлек кулланган хәлдә руль артына менеп кунакламау кирәк.

Ә И. Галиевкә 30 мең сум күләмендә штраф салынды һәм ул 1 ел да алты айга автомашина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Мәгълүмат район хакимиятенең юл куркынычсызлыгы комиссиясе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев