Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Суд залыннан

Гаепләнүчегә – хөкем карары

Хакимият вәкиленә яки аның якыннарына карата үз вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануы өчен, бер хатын-кыз 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителде.

2026 елның 3 мартында Әтнә район суды хакимият вәкиленә, яисә, аның якыннарына карата үз вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч булмаган хәлдә көч кулланган гаепләнүчегә хөкем карары чыгарды. Ачыкланганча, Ю. Ш. турыдан-туры ният белән эш иткән, үз гамәлләренең җәмгыять өчен куркыныч һәм хокуксыз булуын аңлаган, моны башкарганда хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануын да, физик авырту һәм рухи газап­лар китерүен дә аңлаган. Суд, аны гаепле дип танып, 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев