Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Икеләтә җинаять кылган

Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә йөртүчегә транспорт чыганагы белән алкоголь эчемлек яки наркотиклар кулланып, яисә, дару препаратлары тәэсире астында исереп, шулай ук хәрәкәт куркынычсызлыгына зыян китерерлек хәлдә авыру килеш яки арган халәттә идарә итү тыела.

Кызганычка каршы, арабызда моны санламаучылар да бар. Әтнә районының җәмәгать суды чираттагы шундый очракны карады. Райондашыбыз Р.Р.Бузунов шундый хәлдә “Лада Веста” автомобиле белән идарә итә. 9 сентябрь көнне кичке 8нче яртыда Каменка-ДөбьязОлы Әтнә юлында тоткарлана ул. Медицина тикшерүе узгач, РФ КоАПның 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепләнә. Судта ул үз гаебен тулысынча таныды. Моны суд гаепне җиңеләйтүче хәл дип таныды. Нәтиҗәдә, суд тарафыннан ул 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел да 6 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Тик бу әле гаепләнүче белән бәйле соңгы нәтиҗә түгел шул. Өч көн узуга шул ук автомобиль руле артында ул кабат исерек хәлдә тоткарлана. Кызганычка каршы, диикме, ул кабат медицина тикшерүе уза һәм кабат аның гаебе раслана. Судта тагын үз гаебен таный. Бу юлы да суд тарафыннан РФ КоАПның 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярым срокка транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Мәгълүмат район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев