Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Иректән мәхрүм итмичә генә....

Барлык төр җинаятьләр җәзасы арасында, иректән мәхрүм итмичә генә җәза үтәтү төре мөһим урын алып тора.

Бүгенге көндә Әтнә инспекциясендә иректән мәх­рүм итми генә хөкем ите­лү­челәр арасында: шартлы рәвештә, төзәтү эшләренә, мәҗбүри эшләргә, ирекне чикләүгә һәм билгеле бер эшчәнлек белән шө­гыльләнүне тыюга өстәмә хө­кем ителгән кешеләр исәптә то­ра.

– Кызганычка каршы, исәптә торган кешеләр арасында хатын-кызлар да бар. Суд тарафыннан иректән мәхрүм итми торган җәза бирү җинаять эшләгән кешегә тагын бер тапкыр үкенергә мөмкинлек бирү булып тора. Ә кабат җинаять эшләгән кешегә мондый җәза төре бирелмичә дә, иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Исәптә торган хөкем ителгән кешеләргә административ хокук бозу катгый тыела һәм яңадан җинаять җаваплылыгына тартылмас өчен инспекция тарафыннан профилактик чаралар үткәрелә, – дип хәбәр итте җәза үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы Марат Әмиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев