Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Суд залыннан

Исерек йөртүче – җавапка тартылды

22 апрель көнне чираттагы исерек хәлдә транспорт йөртүдә шикләнелүче җавапка тартылды. Р.Р.Хәнәфиев суд утырышында үз гаебен танып, үкенүен белдерде.

Шунысы гаҗәп, суд утырышында, исереклеккә шикләнеп тоткарланган йөртүчеләрнең берсе генә дә карап торышка тамчы да начар затка охшамый. Әмма “Тын чоңгылда җеннәр яши”, диләр бит. Эчеп алгач әнә шул җеннәр баш күтәрә дә инде.
Шунысы бар, суд эскәмиясенә утыргач, бик күпләр элекке кыюлыкларын югалталар. Аклануларның да төрлесе бар – күпләр, “Кичә аракы эчкән идем, чыгып бетмәгән”, “Кефир эчкән идем, шул күрсәтә, күрәсең”, дип акланырга тырышалар. Читтән караганда мондый акланулар, хәтта, көлке тоела. Ә кайберәүләр зур суммаларга адвокат яллыйлар. Әмма җәмәгать судында исерек йөртүдә шикләнелүчеләрне җаваплылыкка тарту барышында бер генә кешенең дә җаваплылыктан котылганы юк әле.
Ә бу очракта гаепләнүче үзен егетләрчә тотты дип саныйм – гаебен таныды, үкенде. Шул сәбәпле, күрәсең, минималь җаваплылыкка тартылды. Тик бу очракта минималь дигәненең дә 1 апрельдән артуын искә алу кирәк.
Җәмәгать суды Р.Р.Хәнәфиевне Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча каралган җинаятьтә гаепле дип тапты. Нәтиҗәдә аңа 45000 сум күләмендә административ штраф салынды һәм ул 1 ел да 6 айга кадәр транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Кыскасы, халык сүзләрен кулланып: “Эчтеңме, юк инде ул”, дияргә кала.
Мәгълүматлар район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев